Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кайбер кешеләр бәйрәм ялларында эшләгән өчен өстәмә акча алачаклар

Бу кемнәргә кагылачак соң?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, гыйнвар башында республиканың биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче халкы 11 көн буена ял итте. Әмма бу көннәрдә сменалы график буенча хезмәт куючылар, шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан эшкә җәлеп ителгән башка категория хезмәткәрләр эшләде.

Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Шул рәвешле, гыйнварның 1еннән 8енә кадәрге көннәрдәге һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә күләмдә эш хакы исәпләнергә тиеш. Билгеле булганча, татарстанлылар гыйнварда эшләгән өчен хезмәт хакын февраль башында алачак.

Хезмәткәр тулы көн түгел, ә берничәшәр сәгать кенә эшләгән булса, хезмәт хакы эшләнгән сәгатьләрдән чыгып исәпләнәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев