Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына айлык түләүләр гаризасыз билгеләнә
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына айлык түләүләр гаризасыз билгеләнә

2026 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннарына түләү күләме аена 4 838,63 сум тәшкил итә.

Ветеран таныклыгын бирү турында мәгълүмат алганнан соң, Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге аны автомат рәвештә билгели. Хәбәрнамә ветеранның “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетына керә, ветеранга акча алу ысулын гына сайларга кала. 

Шул ук вакытта айлык акчалата түләүне сугыш хәрәкәтләре ветеранының (яки аның законлы вәкиленең) гаризасы нигезендә билгеләүнең элекке тәртибе дә саклана. Айлык акчалата түләүгә хокук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы бирелгән көннән барлыкка килә. Ә инде акчаларны күчерү датасы китерү ысулын сайлауга бәйле. Түләүне банк счетына күчерергә яисә почта элемтәсе оешмасы аша алырга мөмкин.

Айлык акчалата түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы керә. Ул кирәкле дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, медицина күрсәткечләре буенча шифаханә-курорт дәвалавын, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүне, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын каплауны күздә тота.

Махсус хәрби операция ветераннарына түләүне беренче тапкыр билгеләгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе акчалата эквивалентта исәпкә алына.

Россия Социаль фондының ТР буенча Нурлат шәһәрендәге клиентлар хезмәте мәгълүматы буенча


Нет комментариев