Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 100 мең сумга кадәр җиткән

Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләр керемнәре арту буенча лидерлыкка чыкканнар.

Татарстанстат хисабына караганда, 2025 елның октябрендә уртача хезмәт хакы 93,9 мең сумга җиткән. Бер ел эчендә уртача керемнең күләме 17,1 мең сумга арткан, бу 22,3 процент үсешкә туры килә. Чагыштыру өчен, алдагы, 2024 елның октябрендә төбәктә уртача хезмәт хакы 76,8 мең сум тәшкил иткән. 

Мәгълүмат һәм элемтә секторы республиканың хезмәт хакы иң югары түләнә торган тармагына әверелде, анда белгечләр уртача 149,6 мең сум ала. Фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләр алардан бераз гына калыша (хезмәт хаклары 144,8 мең). Лидерлар өчлеген уртача хезмәт хакы 134,5 мең сум тәшкил иткән финанс һәм иминият базары хезмәткәрләре йомгаклый. 

Башка тармакларда да лаеклы керем алучылар бар. Эшкәртү сәнәгатендә (124,6 мең сум) һәм файдалы казылмалар чыгаруда (120,2 мең сум) керемнәр республика буенча уртача дәрәҗәдән югарырак кала. 

Шул ук вакытта кайбер тармакларда хезмәт хакы сизелерлек кимрәк. Хезмәт өчен түләүнең иң аз дәрәҗәсе төрле хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә билгеләнгән. Түбән күрсәткечләр шулай ук күчемсез милек (61,3 мең сум), мәгариф (63,7 мең сум), шулай ук кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре (65,9 мең сум) белән бәйле.

Мәкалә «Комсомольская правда» сайтыннан алынды.

Фотоархив: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев