Түбән Нурлатта Авыл көненә бүләк җыю йоласы оештырдылар
Түбән Нурлат микрорайонында бу шимбә, 18 июльдә узачак Авыл көне уңаеннан урамнар бәйрәм атмосферасына күмелде.
Биредә борынгы халык йоласы – бүләк җыю узды.
Мәдәният хезмәткәрләре, активистлар, яшьләр һәм балалар милли киемнәрдән йорттан-йортка йөреп, бүләк җыйдылар. Элеккеге гадәт буенча, чигелгән сөлгеләр белән бизәлгән җигүле ат әлеге чараның төп бизәгенә әверелде. игелгән сөлгеләр белән җентекләп бизәлгән җигүле ат торды. Җыр-биюләр бүләк җыю йоласына тагын да зуррак ямь өстәде. Хуҗалар кунакларны колач җәеп каршы алдылар. Күңелле чара күмәк чәй эчү белән тәмамланды.
“Көйсез җәйге һава торышы һәм яңгыр да кәефебезне төшерә алмады! Безнең микрорайонда бу борынгы йола һәрвакыт киң колач белән, гөрләп һәм гаҗәеп дәрәҗәдә күңелле үтә”, – дип уртаклашты “Нур” татар мәдәнияте үзәге директоры Фирүзә Бикташова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев