Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Тугызынчы сыйныф укучылары хәзер ике генә имтихан тапшыра ала

Быел районыбызның тугызынчы сыйныф укучылары, бөтен республикадагы кебек үк, техникум һәм колледжларга укырга керү өчен яңа, гадирәк юл сайлый алалар.

Дүрт чыгарылыш имтиханы урынына алар ике мәҗбүри – рус теле һәм математика буенча гына имтихан тапшыру хокукына ия. Бу – урта һөнәри белем алу мөмкинлекләрен киңәйтү буенча тормышка ашырыла торган зур экспериментның бер өлеше.

Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча координатор Неля Гыйззәтуллина билгеләп үткәнчә, элегрәк ике төп фәнгә сайлау буенча тагын ике өстәлә иде. Хәзер колледж яисә техникумга эшче белгечлекләр буенча укырга керергә теләүче балаларның альтернативасы бар. 

“Әмма төп шарт: ике имтихан нәтиҗәләре буенча алынган аттестат урта һөнәри уку йортларына махсус исемлеккә кертелгән белгечлекләр буенча гына укырга керергә мөмкинлек бирә. Безнең районда әлеге исемлеккә Нурлат аграр техникумының күпчелек белгечлекләре керде. Һәр колледж һәм техникумның кабул итү комиссиясе цифрлы мәгълүмат системасында укучының күпме имтихан тапшыруын күрәчәк һәм исемлеккә кергән һөнәрләр буенча гына укырга керү өчен документлар кабул итәчәк”, – дип сөйләде Неля Владимировна. 

Сүз уңаеннан, экспериментта катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк. 
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылышлар өчен үзгәрешләр юк. Алар элеккегечә дәүләт имтиханын рус теле һәм математика буенча бирә һәм белемен 10нчы сыйныфта яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесендә дәвам иттерә ала, – диде Неля Гыйззәтуллина һәм районыбыз буенча саннарга тукталды. – Бүгенге көндә 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 620 укучының 50гә якыны имтиханны гадиләштерелгән система буенча тапшырырга теләк белдерде”. 

Район педагоглары әлеге яңалык урта һөнәри белем алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк дип ышана. Мисал өчен, 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Исхакова аны киләчәк һөнәрләре нинди булачагын инде бүгеннән үк хәл иткән укучылар өчен шәп мөмкинлек дип саный. 
“Безнең мәктәптә андый укучылар икәү, – ди ул. – Эксперимент игътибарны мөһим имтиханнарга гына юнәлтеп, хәлиткеч моментта стресс яисә артык йөкләнешне киметә. Бу укучыларга мотивация һәм төгәл ориентир бирә: рус теле белән математиканы уңышлы тапшырып, укучы ихтыяҗлы һөнәр алуга гарантияле мөмкинлеккә ия була. Әлбәттә, бу барлык фәннәр буенча да яхшы укырга кирәкми дигән сүз түгел”.

Мөһим үзенчәлекләр:
* Эксперимент 9нчы сыйныфтан соң колледжга расланган һөнәрләр буенча укырга керергә ниятләүче укучылар өчен генә. 
* Төп имтиханның икесен дә уңышлы тапшыру һәм билгеле бер белгечлек буенча укырга керү бюджет урыны гарантияли. 
* Ике имтихан гына тапшырып алынган аттестат буенча 10нчы сыйныфка барып булмый, укуны бары махсус исемлек буенча колледжларда гына дәвам иттерергә мөмкин.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев