Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Үрнәктә яшәүче 88 яшьлек сугыш чоры баласы яңа күпер салыну уңаеннан тәэсирләре белән уртаклашты

Әлеге күпер – авыл халкы өчен күптән көткән вакыйга.

“Үрнәк күперен ачу тантанасы була дигәч, бик шатландым, хәтта күземнән яшьләр килде. Бу яшемә кадәр Үрнәк күпере ел саен язгы ташу чорында су астында калып, башыбызга бәла була, җаныбызга бик тия иде. Әле дә хәтерлим, элегрәк елларда язын ир-атлар күперне сүтеп алалар иде, аны су киткәч кенә төшереп куялар. Мәктәптә укучы балаларны язгы ташу чорында Киекледә калдырабыз, алар безне сагынудан елыйлар, рөхсәтсез әллә кайлардан әйләнеп кайтып, су-пычракка батып бетәләр иде”, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул. 

Гөлсирә ханымның үзенең дә күңелсез хәлләргә очраганы була. Берсендә язгы су аша салынган басма аша чыгып, Киеклегә кунакка баралар, кире кайтканда елгага төшеп китә язалар, чак кына фаҗига булмыйча кала. 

“Киеклегә әйләнеч юлдан йөри идек. Бер юлы кайтып килгәндә бик көчле буран чыгып, адаштык. Биш сәгать юлны таба алмыйча кырда йөргәнбез, кире Киеклегә килеп чыктык. Бәхеткә, кече яшьтәге балаларны әнигә калдырып киткән идек. Менә шундый хәлләрне кичергән без – өлкәннәр өчен яңа күпер салынуы бик сөенечле вакыйга, хәзергә кадәр ышанып та бетеп булмый. Төзүчеләр алны-ялны белмичә зур көч куйдылар, рәхмәт аларга. Әлеге күпер аша һәркемгә дә иминлектә, исән-сау йөрергә язсын иде”, – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев