Узган ел татарстанлылар мошенникларга берничә миллиард сум акчаларын биреп җибәргән
2025 елда Татарстан Республикасы халкы мошенникларның гамәлләре нәтиҗәсендә 5 млрд 644 мең сум акчаларын югалткан.
Әлеге мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УБК бүлеге оперуполномоченные Рәдис Йосыпов тәкъдим итте.
Статистика буенча, 2025 ел өчен бу күрсәткеч алдагы чорга караганда бераз түбәнрәк.
2024 елда җинаятьчел схемалар нәтиҗәсендә салынган зыян 5 миллиард 659 миллион сум тәшкил иткән, бу 15 миллион сумга күбрәк.
Ведомствода аферистларның корбаннары балигъ булмаганнар булган очракларга аерым игътибар бирәләр. Полиция мәгълүматлары буенча, узган елда 131 яшүсмер алданган булып чыккан.
Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев