Валентин Бурайкинның яңа китабы чыкты
ХӘБӘРЛӘР

Валентин Бурайкинның яңа китабы чыкты

Ул “Откровение” дип атала.

ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины, танылган язучы һәм журналист Валентин Бурайкинның яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Валентин Бурайкинның яңа китабы чыкты

Китапта аның төрле елларда язылган әсәрләре 12 бүлектә тәкъдим ителгән, икесе – чуваш телендә. Яңа китапта патриотик шигырьләр аерым урын алып тора, соңгы елларда автор бу темага аеруча зур игътибар бирә. Җыентыкка аның Ватанны саклаучылар һәм фронтка ярдәм итүче волонтерлар турындагы шигъри юллары да кергән.

“Күңел мәхәббәткә битараф була алмый, һәм мин моңа торган саен инана барам. Мәхәббәт сүзе яратып яшәүчеләргә тизрәк барып җитә, диләр. Укучы китапта тәкъдим ителгән шигырьләремне тормышны яратуга өндәүче, киләчәккә ышаныч, кешеләргә карата изгелек һәм шәфкатьлелек уятучы һәм авторның үткәннәр, бүгенге көн һәм киләчәк арасында күпер салучы лирик фәлсәфәсе буларак кабул итсә, бик яхшы булыр иде”, – дип үзенең яңа китабында укучыларга мөрәҗәгать итә автор.

Валентин Михайлович – редакциябезнең якын дусты. “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасында ул 1965 елдан 1983 елга кадәр – башта корреспондент, аннары мөхәррирнең чуваш дубляжы буенча урынбасары булып хезмәт куйган. Бүген дә газетабыз битләрендә аның тирән эчтәлекле шигырьләре басылып тора. Валентин Бурайкин рус һәм чуваш телләрендә иҗат итә. Укучыларга аның «Внемля зову сердца», «И надо жить…», «Председатель», «А мы – Нурлатские», «По зову сердца» һәм башка китаплары яхшы таныш.

Без – “Нурлат-информ” коллективы Валентин Михайловичны яңа китабы чыгу белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, сүнмәс иҗади энергия һәм яңа якты шигырьләр телибез.


Нет комментариев