Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Вишневая Поляна авылында “Чишмәләр” дип аталган экологик акция узды

Авыл халкы һәм активистлар изге чишмә территориясен чүп-чардан һәм үләннәрдән чистарттылар.

Әлеге хәйрия эшен “Яшә, чишмә” православия төркеме башлап җибәрде. Төркем 2019 елда Илья Пәйгамбәр һәм Серафим Саровский чиркәүләренә йөрүчеләр тарафыннан, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы атакай Василий (Имуков) җитәкчелегендә оештырылган. Төркемдә катнашучылар берничә ел дәвамында даими рәвештә җирле чишмәләрне чистарталар. Акциягә авыл халкы бик теләп кушылган, күпләр бөтен гаиләләре, балалары һәм оныклары белән килгәннәр.

Чишмә авыл читендә урнашкан һәм бөтен тирә-як өчен зур әһәмияткә ия. Саф су артыннан бирегә Вишневая Поляна авылында яшәүчеләр генә түгел, ә күрше Егоркино авылы халкы да ел дәвамында килә. Моннан тыш, ел саен Хач ману бәйрәмендә чишмә буена дин тотучылар җыела.

Әмма әлеге изге урынны төзекләндерү даими игътибар һәм гамәлдәге проблемаларны хәл итүне таләп итә.

“Проблема шунда: яз көне бу урынны су баса – анда иңкүлек, бөтен җирне су каплый. Тагын бер борчуыбыз бар: күрше авылларның берсендә сыер асраучы шәхси затлар бирегә үз терлекләрен җибәрә, ә алар изге чишмә тирәсен пычрата. Без район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән идек инде, ләкин мәсьәлә әлегә ачык кала”, – дип уртаклашты җирле клуб мөдире Зоя Исаева.

Тырмалар, көрәкләр, сәнәкләр һәм бензопычкылар белән кораллангач, акциядә катнашучылар бердәм булып эшкә тотынганнар. Пычрактан курыкмыйча, алар чишмә агымын тулысынча чистартканнар, чүп үләннәрне чапканнар һәм чүп-чарны җыйганнар.

Бу урынны төзекләндерү моның белән генә тәмамланмаячак. Активистлар чишмәне язгы су басудан саклау һәм биегрәк итү өчен тагын бер кое боҗрасы урнаштырырга ниятлиләр. Изге урынны мал-туардан саклау өчен ышанычлы койма тоту да таләп ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев