Вишневая Поляна авылының “Солдат чәе” волонтерлык төркеме әгъзалары сугышчыларга биш меңләп кап чәй әзерләп җибәргән
Авыл халкы райондагы волонтерлык оешмаларының алгы сызыкка оештырыла торган һәр гуманитар сәфәренә матди ярдәм дә – җылы кием-салым, оекбашлар, гигиена чаралары һәм башкаларны җыеп җибәрергә тырыша.
Игелекле инициатива узган ел азагында гына башланып киткән әле. Хәрби хезмәт узучы якташларына махсус хәрби операция башыннан гуманитар йөк җыеп җибәрүдә актив катнашучы җирле халыкка нибары бер игълан таләп ителгән: клуб мөдире Зоя Исаеваның тәкъдимен авылдашлары сөенеп күтәреп алган. Һәм менә көн саен диярлек клубта эш кайный. Араларында җирле “Вишневая рапсодия” ансамбле әгъзалары да булганга, эшнең үрчегәне сизелми дә кала – патриотик җырлар астында әзер чәй капларының саны артканнан-арта бара. Вакыт белән исәпләшеп тормый төркем әгъзалары, чимал гына булсын. Ә аны, кем әйтмешли, бөтен ил белән җыялар. Чәйләр, шифалы үләннәр, хәтта акча белән дә ярдәм итүчеләр күп.
"Фильтр-пакетларга тутырылган чәй капларын 50шәрләп аерым төргәклибез, алар янына тәм-томнар – печенье, вафли, конфет һәм кайнатмалар да куябыз. Һәр төргәккә клуб эшчәнлеге кысаларында авылыбызның яшь буын вәкилләре белән ясаган тематик значоклар, сувенир чебурашкалар да салабыз, яшь патриотлар белән кичләрен җыелабыз. Шул рәвешле, сугышчыларга өй җылысын җибәрәсебез килә. Теләктәшлегебезне тойсыннар, үзләре турында уйлаучы кешеләр булуын белсеннәр иде», – дип уртаклашты Зоя Исаева.
Таисия Чернова Вишневая Полянага Самара өлкәсеннән дүрт ел элек килеп төпләнгән. Бүген дүрт якын кешесе – кияве һәм өч туганнан-туган энесе махсус хәрби операциядә аның. Шуңа алгы сызыкта теләктәшлекнең сугышчылар өчен нинди мәгънәгә ия булуын яхшы белә, төрле ярдәм акцияләрендә катнаша. Менә чәйләр тутыру эшчәнлегенә дә беренчеләрдән булып кушылган.
"Киявем махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк анда. Күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтып киткән иде, авыр шартл арда хезмәт итүләрен сөйләде. Сугышчыларның һәркайсы өчен борчылып, догада торабыз.Өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде", – ди ул.
Вишневая Поляна халкы райондагы волонтерлык оешмаларының алгы сызыкка оештырыла торган һәр гуманитар сәфәренә матди ярдәм дә – җылы кием-салым, оекбашлар, гигиена чаралары һәм башкаларны җыеп җибәрергә тырыша. Зур йөрәкле кечкенә авыл әнә шулай, бөтен ил белән уртак эшчәнлектә, җиңүгә йөз тотып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев