Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Воркута позывнойлы БПЛА операторы үз хезмәте турында сөйләде

Хәзерге вакытта ул алгы сызыкта, аның белән без видеоэлемтә аша сөйләштек.

Нурлат егете Воркутаның махсус хәрби операциягә юлы 2024 елның августында башланган. Күп кенә хәрби хезмәттәшләре кебек үк, ул, Ватан сагына басарга карар кылып, РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Беренче мәлдә ул иптәшләре белән бергә пулеметчы вазыйфасында оборонада хезмәт итә. Ул вакытта ук аның частендә пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениеләре актив формалаша башлаган була инде. Воркута техниканы “җанландыручы” хезмәттәшләренең эшен аеруча кызыксынып күзәтә. 

“Миңа бу бик кызык тоелды. Мин командованиегә үземне шунда күчерүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Сайлап алу һәм укуларны уздым, – дип искә алды сугышчы. – Башта гади җайланмалар – күзәтү һәм корректировкалау ясаучы “мавиклар”дан башладым. Аннары дошманны юк итү өчен кулланылучы “камикадзе” FPV-дроннарга күчтем. Ә хәзер миңа “Молния”не ышанып тапшырдылар, бу инде очкыч тибындагы җитди БПЛА, ул ерактан күзәтү һәм һөҗүм итү коралы буларак та файдаланыла”. 

Воркута безнең өчен дроннар белән идарә итү пункты буенча кыскача видеоэкскурсия дә үткәрде. Биредә – чын “кошлар” арсеналы: компактлы разведчиклардан алып куәтле техникага кадәр бар. Һәрберсенең үз функциясе: төнлә эшләү өчен тепловизорлы аппаратлар һәм ясалма интеллект элементлары булган заманчалаштырылган версияләр дә бар. 

“Тәүлек әйләнәсе, ялларсыз эшлибез. Безнең бурыч – дошманның урнашу урыннарын, күзәтү пунктларын, техникасын ачыклап, оборонасын җимерү. Шуннан соң төгәл һөҗүм ясау”, – дип аңлатты оператор. 

Соңгы айда гына да Воркута дошманның “Баба яга” тибындагы ике авыр дронын бәреп төшергән. Бу аппаратлардан җитди куркыныч яный, ләкин безнең операторлар төнге күктә дә дошманга каршы тора беләләр. 

“Мондый пилотсыз аппар атларның бәясе арзан түгел, алар югары төгәллеккә ия кыйммәтле техника санала. Ләкин, чыгымнар зур булуга да карамастан, алар дошманның җанлы көченә һәм объектларына гаять зур зыян китереп, үз бәясен аклый. Бу нәтиҗәлерәк һәм куркынычсызрак”, – ди сугышчы. 

Идарә итү пунктындагы эш – төгәл конвейер. Воркута хезмәттәшлек итү схемасы турында да җентекләп сөйләде: тәҗрибәле инженер-сапер команда буенча “кошны” старт позициясенә куя, барлык системаларны тикшерә. Алга таба эшкә оператор керешә, ул аппаратны һавага күтәрә һәм билгеләнгән ноктага юнәлтә. 

“Без фронтның алгы сызыгында урнашканбыз. Пилотсыз аппаратлар монда аеруча кирәк”, – дип ассызыклады сугышчы. 

БПЛА тармагы бик тиз темплар белән алга бара, Воркута шуңа да үзенең хезмәтен уникаль дип саный. Хәзер ясалма интеллект системалары эшкә актив кертелә, бу исә тыгыз радиоэлектрон көрәш шартларында да максатка ирешергә ярдәм итә. 

“Махсус хәрби операциянең киләчәге – дроннарда. Бу безнең өстенлегебез. Пилотсыз системалар гаскәрләренә туплау буенча эшнең актив алып барылуы – зур ярдәм. Белемле яңа белгечләр эшкә тиз кереп китә. Без никадәр күбрәк булсак, җиңүне шулкадәр тизрәк якынайтачакбыз”, – дип ышаныч белдерде оператор әңгәмәбез ахырында. 

Пилотсыз системалар гаскәрләре үз геройларын көтә. Һәм Воркута кебек сугышчыларыбыз технологияләр ярдәмендә кылынган батырлыкның бернинди дошман да җиңә алмаслык зур көч булуын исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев