Якташыбыз Марсель Сәлимҗанов премиясенә лаек булды
ХӘБӘРЛӘР

Якташыбыз Марсель Сәлимҗанов премиясенә лаек булды

Шул көннәрдә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге I республика премиясенә лаек булучы өч кеше арасында якташыбыз, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Рөстәм Галиев та бар.

Рөстәм Вәлиәхмәт улына әлеге дәрәҗәле премия Түбән Кама театрын үстерүгә керткән зур өлеше һәм киңкрылы иҗади эшчәнлеге өчен бирелде. Шул көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткән тантанада лауреатлар күкрәк билгесе, мактау грамотасы һәм 200 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды.

Марсель Сәлимҗанов премиясе Рөстәм Галиев

Нет комментариев