Заречный поселогы хат ташучысы Вера Давыдова газета-журналларны скутерда тарата
Ул үз һөнәрен яратып башкара.
Заречный поселогы хат ташучысы Вера Давыдова узган көздән корреспонденцияне скутерда тарата. Әлеге транспорт чарасын аңа 65 яшьлеге уңаеннан иң элек кайгырту билгесе буларак кияве бүләк иткән. 200 хуҗалыкны үз эченә алган Заречный, йортлары таралып урнашканга, шактый зур территорияне били, һәм хат ташучыга калын сумкасы белән аны әйләнеп чыгу кайчак шактый авырга туры килә.
“Буыннарым сызлаганга, җәяү озак йөри алмыйм, бигрәк тә кыш көннәрендә. Шуңа газета-журналларны берничә көнгә сузып тараткан очраклар да була”, – дип уртаклашты ул.
Әмма тугры әбунәчеләрен беркайчан да вакытлы матбугат басмаларыннан өзми, алар да, пенсия алучы өлкәннәр дә аны һәрчак көтеп алалар. Вера Михайловна әлеге системада 13 ел хезмәт куя, агымдагы елның мартына кадәр почта бүлекчәсе мөдире вазыйфаларын да башкарган. Гомере буе тимер юлда эшләгән ханым бирегә очраклы гына, кыскартуга эләккәч бер туганының киңәше белән килгән булган, һәм бу еллар эчендә ул аның күңеленә ятышлы эшенә әверелгән.
“Безнең почта бүлекчәсе Заречный һәм Торнаяс торак пунктларын үз эченә ала. Торнаяс халкына хат ташучы Ирина Геннадьевна Гузик хезмәт күрсәтә, – дип сөйләде Вера Давыдова. – Кызганычка каршы, әбунәчеләрнең саны елдан-ел кими бара, бу Интернет-басмаларның киң таралуы белән аңлатыла, газета-журналларга бәяләр дә тотрыклы түгел. Шулай да халык “Дуслык” район газетасына өстенлек бирә, ике авылда да, нигездә, аны яздыралар. Моннан тыш, “Мең дә бер киңәш”, “Ватаным Татарстан”, “Казанские ведомости” газеталарын, “Здоровье” журналын алдыручылар да бар, халык укый әле».
Әбунә ел әйләнәсе бара. Чираттагы яртыеллыкка районкага вакытында язылырга өлгермәүчеләр дә Вера Михайловнага мөрәҗәгать итеп, киләсе айдан әбунә рәсмиләштерә алалар. Ни дисәң дә, “Дуслык” менә инде 95 ел дәвамында җирле яңалыкларны чагылдыручы бердәнбер район басмасы булып кала бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев