«Нурлат-информ» агымдагы елда 4 социаль әһәмиятле проект өстендә эшләячәк
Проектлар федераль грантлар ярдәмендә тормышка ашырылачак.
Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы игълан иткән грантлар конкурсы җиңүчеләре арасында “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы һәм Нурлат телевидениесе дә бар. 2026 ел дәвамында газета битләрендә – 3, телевидение эфирында 1 социаль әһәмиятле проект тормышка ашырылачак.
Проектларның тематикасы төрле, бу – ватанпәрвәрлек, авыллар тормышы һәм киберкуркынычсызлык. Әлеге бәйгедә “Нурлат-информ” коллективы инде берничә ел дәвамында уңышлы чыгыш ясый. Федераль дәрәҗәдә яуланган җиңүләр җирле журналистларның югары һөнәрмәнлеген һәм алар күтәргән темаларның актуальлеген раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев