Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
Тел яшәсә, милләт яшәр

Нурлат укучылары “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә уңыш яуладылар

Айгөл Әхмәтҗанова һәм Аяз Нигъмәтуллин – җиңүчеләр арасында.

Кичә Нурлат районыннан ике укучы Казан шәһәрендә үткәрелгән татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең тантаналы бүләкләү чарасында катнашты. 

4нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Нигъмәтуллин Аяз (җитәкчесе Мифтахова Гөлсинә Гомәровна) – I дәрәҗәдәге диплом, Колбай Мараса мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Айгөл (җитәкчесе Галиуллина Рәмзия Гасымовна) III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. 

Әлеге бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, 2025-2026 нчы уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән бергә үткәрелде. 

Аязны, Айгөлне һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев