Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иң беренче ифтар – “Южная” агрофирмасы”ннан

Киекле, Кизләү, Үрнәк авыллары мөселманнары өчен иң беренче ифтар ашын быел да "Южная" агрофирмасы җитәкчелеге үткәрде.

Бу көнне аш табыны барлыгы 230 кешегә исәпләнгән иде, ул гадәттәгечә муллыгы, аш-суның уңганлыгы белән аерылып торды. Мөселманнар табын хуҗасына бик рәхмәтле булдылар, исәнлек, уңышлар теләп дога кылдылар.

Гомумән, бу авылларда ифтар ашлары һәр көнне диярлек үтеп тора. Кизләүдә мөселманнар аны берничә ел инде имам-хатыйп Илшат хәзрәт муллалык иткән яңа мәчеттә үткәрәләр, өлкәннәрдән соң биредә балалар да догалы ризыктан авыз итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат