6 октябрьдә Казанда районның 45 педагогын Укытучылар көне белән котлаячаклар. "Баскет-холл" спорт комплексында узачак республика чарасына районның уңышларга ирешкән мәктәп директорлары, укытучылары, тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары чакырулы. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миннехановның да катнашуы көтелә.
Нет комментариев