Быел Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге 19 мөмкинлеге чикләнгән кешене инвалидларның мәшгульлегенә булышу программасы буенча төрле оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштырган. Әлеге программа эш бирүченең инвалидның эш урынын җиһазлауга тотылган чыгымнарын кире кайтаруны күздә тота, һәм үзәктә ел азагына кадәр аның буенча тагын 11 инвалидны эшле итәргә җыеналар.
Нет комментариев